Мәрхәмәтлелек
Мәрхәмәтлелек – зур дәрәҗәләргә ирештерә торган асыл сыйфат. Мондый яхшы әхлакка ия булу өчен эчеңдә кайнаган ачу, үч алу, нәфрәт хисләрен үз вакытында тыеп кала белү кирәк. Мәрхәмәтле, йомшак күңелле кеше иң авыр, иң кырыс шартларда да үзен ипле, ягымлы тота.
Ни кызганыч, тормышлар яхшыра барган саен кешеләрнең әдәп-әхлагы начар якка авыша бара. Бернинди байлык белән исәпләнмәс күңел җәүһәрләре дә акча белән исәпләнә. Күпчелек гаиләләрдә мирас малы бүлешү аркасында туганлык җепләре менә-менә өзелергә тора. Кайберәүләрдә ата-ана кадере алар бүләк иткән фатир, машина белән бәһаләнә. Бу күңелсезлекләрдә, әлбәттә, яшьләрне генә гаепләп булмый. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», ди халык. Кечкенә чакларында әти-әниләренең ярдәмгә мохтаҗларга ихластан булышуларын, авыр хәлгә төшкәннәрне кызгануларын, рәнҗетелгәннәрне яклаганнарын күрмичә үскән балада мәрхәмәтлелек хисләре ни рәвешле тәрбияләнсен соң? Сау-сәламәт кешеләргә сабак булырлык кыйсса, бәлки, беразга гына туктап уйланырга сәбәп булыр.