Фаил Камаев: «Хәл итмәслек мәсьәләләр юк»
XXXI утырышның көн тәртибендә унике сорау каралды. Беренчесе – ел башында халык җыеннарында гражданнардан кергән сораулар һәм тәкъдимнәр буенча эш барышы. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров чыгышыннан күренгәнчә, 211 сорау юнәлешләргә бүленеп контрольгә куелды. Болар, нигездә, юллар төзүгә, газлаштыруга, элемтә линияләре уздыруга, торак пунктларны төзекләндерүгә, социаль объектларны капиталь ремонтлауга, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләр. Шулай ук почта һәм интернет хезмәтеннән канәгатьсезлек белдерүчеләр бар. Калган сораулар янгын куркынычсызлыгы, юл хәрәкәте иминлеге, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлеге, сукбай хайваннарның авыл халкына куркыныч тудыруы белән бәйле. «Ел башыннан 12 мәсьәлә хәл ителде», – дип белдерде район башлыгы урынбасары. Башка мәсьәләләр буенча төгәл вакыт һәм башкаручылар билгеләнгән.