Көзен хәрби хезмәткә 33 егет чакырыла
Россия Президенты карары нигезендә 1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Көзге чакырылышта районнан ничә тукайлы армия сафларына китәчәк? Алар кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәчәк соң? Бу хакта район хакимиятендә узган киңәшмәдә Хәрби комиссариатның Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев чыгыш ясады.