Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көзен хәрби хезмәткә 33 егет чакырыла

Россия Президенты карары нигезендә 1 октябрьдән гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру кампаниясе башланды. Көзге чакырылышта районнан ничә тукайлы армия сафларына китәчәк? Алар кайсы гаскәрләрдә хезмәт итәчәк соң? Бу хакта район хакимиятендә узган киңәшмәдә Хәрби комиссариатның Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев чыгыш ясады. 

Дамир Шамилевичның сүзләренчә, көзге чакырылышта районнан хәрби хезмәткә чакырылучылар исемлегендә 33 кеше. Армия сафларына беренче озату 23 октябрь көнне үткән. 
Чакырылыш комиссияләренә көзен 257 ир-егетне көтәләр. Шуларның 190ы бүгенге көнгә хәрби комиссариатка килгән. Хәзергә 24 егет армиягә җибәрелү өчен сайлап алынган, 86 егет өстәмә медицина тикшерүе үтәргә җибәрелгән, 34 кеше комиссиягә килүдән баш тарткан. 
Район егетләре коры җир гаскәрләрендә РФ Эчке эшләр министрлыгы гаскәрләрендә, хәрби диңгез флотында, ракета, хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев