Комсомол – язмышым минем
Тарихыбыз истәлекле вакыйгаларга бик бай. Быел 29 октябрьдә илебезнең киң җәмәгатьчелеге ВЛКСМ төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Статистика буенча, илнең 200 миллионнан артык егет һәм кызы комсомол мәктәбен узган. Һәр буынның яшьләре Ватан алдында торган зур һәм мөһим бурычларны хәл итүдә актив катнашкан, илебез тарихына искиткеч бай эчтәлекле елъязмалар язып калдырган. Комсомоллар, кайда гына хезмәт куйсалар да, һәрвакыт алгы сызыкта, беренчеләр рәтендә булганнар. Комсомол оешмалары яшьләрне шәхес буларак тәрбияләп үстереп, аларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга булышкан. Шушы истәлекле дата уңаеннан газета битләрендә яңа рубрика ачып җибәрәбез. Анда без Тукай районы комсомолларының истәлекләрен, хатирәләрен яктыртып барачакбыз.