«Гигант» хуҗалыгы бөртекле культураларны урып-җыюны тәмамлады
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 сентябрь иртәсенә район буенча бөртекле культуралар 36 мең гектар мәйданда урып-суктырылган. Бу планның 83 процентын тәшкил итә. Тулаем җыем – 112 мең тонна. Уртача уңдырышлылык – гектарыннан 30,7 центнер. Урак белән беррәттән җирне кышка әзерләү һәм чәчү эшләре бара. Бүгенге көндә 27 мең гектарда җир эшкәртелгән, бу барлык мәйданның 46 проценты дигән сүз. Көзге культураларны чәчү исә соңгы гектарларда бара.