Игенчеләр авыл үзешчәннәрен уракка да чакырып калды
Язгы чәчү, көзге урак чорлары игенчеләр өчен генә түгел, мәдәният хезмәткәрләре өчен дә эшнең кызган чоры. Авыллардагы үзешчәннәр һәр сезонда басуда, ындыр табакларында эшләүчеләр янына чыгып, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә рухи азык бүләк итәләр. Редакция почтасына, социаль челтәрләргә бу турыда хәбәрләр килеп тора. Шундый хәбәрләрнең берничәсен һәм чаралардан фотоларны бүген газета укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.