Бал кортлары нигә шауламый?
Бал кортларының кыш көнендә дә игътибар сораганын онытмагыз. Умарта өенә куелган умарталарны каравы җиңелрәк. Кергәч, тыңлап торасың: әкрен генә гүләгән тавыш ишетелсә, димәк, әйбәт кышлыйлар. Каты шаулаган умарталар булса, нәрсә өчен икәнен белергә кирәк. Тычкан кермәгәнме, очу тишеге томаланмаганмы яисә боз катмаганмы, әллә ашарына беткәнме яки кысадагы баллары шикәрләнгәнме? Һәр...