БАЛАЛАРЧА БУЛМАГАН КҮҢЕЛ АЧУЛАР, ЯКИ ИНТЕРНЕТТА БАЛАЛАРНЫ НИНДИ КУРКЫНЫЧ САГАЛЫЙ
Бүген күпчелек балаларның һәм яшүсмерләрнең буш вакытларын интернет дөньясында үткәрә. Бөтендөнья "пәрәвез"ендә нинди куркыныч сагалавы турында алар үзләре дә, якыннары да уйламый.
Наркотиклар һәм исерткеч эчемлекләрне пропагандалау, экстремистик оешмаларга һәм секталарга тарту, үз-үзенә кул салуга яки тирә-юньдәгеләргә карата агрессия, көч кулланырга этәрү, балалар порнографиясе - бу әле Интернетның чиксез киңлекләрендәге...