Мәләкәстә "Керәшен телевидениесе күрсәтә" дип аталган балмаскарад үтте
30 декабрь көнне Мәләкәс мәдәният йортында "Керәшен телевидениесе күрсәтә" дип аталган балмаскарад булды. Сәхнәдә күп кенә фильмнардан өзекләр күрсәтелде, аларны "Яшьлек" бию коллективы, "Питрау" балалар фольклор ансамбле, "Кәмит компания" миниатюра театры, "Кичке утлар" театраль коллективы һәм "Җырларым-хыялларым" вокаль коллективы артистлары сәхнәләштерде, биеде, җырлады. Бәйрәм күңелле һәм эчтәлекле үтте.
Зал тулы...