10 май 2015 яңалыклары
-
Районның волейбол буенча җыелма командасы финалга чыкты
Күптән түгел Минзәлә районында волейбол буенча ир-атлар командалары арасында зона ярышы узды. Анда безнең районның җыелма командасы да катнашты. Төрле районнардан җыелган командалар арасындагы уеннар нәтиҗәсе буенча безнең җыелма команда II урын яулады. Спортчыларыбызның әлеге җиңүе көз көне Балык бистәсе районында үтәчәк финал уеннарда катнашуга юл ачты, дип хәбәр итте...
-
Һәйкәл яннары матурлана, зиратлар чистара
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында бу көннәрдә авылларда һәйкәл яннарын тәртипкә китерделәр, шулай ук зиратларда актив рәвештә җыештыру эшләре барды. Бу турыдагы хәбәрләрне безнең редакциягә дә юллый торалар.
-
Без хәтерлибез! Без горурланабыз!
Кнәз мәдәният йорты, сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы, «Родина» патриотик тәрбия клубы әгъзалары, яшьләр «Без хәтерлибез!» «Без горурланабыз!» акциясендә катнаштылар. Алар әлеге шигарьне автомобильләргә беркеттеләр. Шуның белән Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан солдатларның батырлыгын онытмауларын күрсәттеләр.