Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәйкәл яннары матурлана, зиратлар чистара

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында бу көннәрдә авылларда һәйкәл яннарын тәртипкә китерделәр, шулай ук зиратларда актив рәвештә җыештыру эшләре барды. Бу турыдагы хәбәрләрне безнең редакциягә дә юллый торалар.

Апрель ахырында мәктәп укучылары белән бергәләп һәйкәл янын тәртипкә китердек, дип яза Калмиядән клуб мөдире Ләйсирә Сәхибҗанова. 15 укучы дәресләрдән соң эш кораллары алып мәдәният йорты янына җыелдылар. Эш беткәч учакта пешкән бәрәңге һәм туңдырма белән сыйландылар. Укучылар бик файдалы һәм кирәкле эш башкардылар, ди ул.

Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов зират өмәләренең бик оешкан төстә үтүен билгеләп үтә. Җирлектә мондый өмәләр 1 майда үткән. Үзәк авылның үзендә өмәгә 135 кеше, Югары Суыксуда - 120, Куадыда - 75, Яңа Мусабайда 45ләп кеше чыккан. Өмәләрне Түбән Суыксуда Заһит Авзалов, Югары Суыксуда - Алсу Арсланова, Куадыда - Мирзанур Касыймов, Яңа Мусабайда абыйлы-энеле Заһит һәм Зөфәр Шәймәрдановлар оештырган. Ул көнне зират территориясендә агачлар киселгән, каберләр чистартылган.

Реклама

Казаклар авылы зиратын җыештырырга авылда яшәүчеләр дә, кайткан кунаклар да барысы бер булып чыккан. Алар үз туганнарының гына түгел, күрше каберләрне дә чистартканнар. Зираттагы зур агачларны кисеп, чүплеккә чыгарганнар. Бу турыда газетага Насия Гарипова хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X