5 февраль 2015 яңалыклары
-
5 февраль 2015 - 13:44Серле дөнья белән очрашуИске Абдул авылы мәдәният йортында үзенчәлекле бәйрәм узды. Билгеләнгән вакытка авылның олысы-кечесе клубка агылды. Мөгаллимнәре белән мәктәп укучылары да килгән иде. Бу күңелле ыгы-зыгының сәбәбе «Карлы миләш тәме», «Томанлы төн», «Мәхәббәт аланы», «Күгәрчен оя корганда», «Ак бураннар аша», «Ефәк кулъяулык» кебек китаплар авторы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, «Бәллүр каләм» бәйгесе...
-
5 февраль 2015 - 12:30Уяулыгы әбигә акчасын саклап калырга ярдәм иткәнКичә, 4 февраль көнне, Мәләкәс авылында 78 яшьлек әбигә улыгыз күңелсез хәлгә юлыкты, проблеманы хәл итәргә 30 мең сум акча кирәк дип шалтыраталар. Әби акчаны күчерергә ашыкмый, киңәш сорарга дип кызына шалтырата. Кызы үз чиратында бу турыда полициягә хәбәр итә. Шулай итеп, уяулыгы әбигә акчасын саклап калырга ярдәм итә.
-
5 февраль 2015 - 10:39ОДНны кимрәк түләү мөмкинме?Гомумйорт мәнфәгатьләренә тотылган электр энергиясенә бәйле сораулар бер генә авыл җыенында да күтәрелмичә калмый. Халык телендә кыска гына итеп, ОДН дип аталучы бу чыгымның ни өчен зур күләмдә булуын, каян килеп чыгуын һичкем аңлый алмый. Юкса, һәр фатирда счетчиклар да бар, түләүләрне дә вакытында түлиләр сыман.
-
5 февраль 2015 - 09:10"Авылым оныклары " конкурсында катнашырга чакырабыз!Исегезгә төшерәбез, бездә - яңа бәйге! Райондашларны һәм илебезнең төрле кыйтгаларында яшәүче якташларны «Авылым оныклары» дигән бәйгедә катнашырга чакырабыз. Үзегезнең шөгыль, һөнәрләрегез, гаилә традицияләрегез турында языгыз, фотоларны юллагыз. Шуны да искәртеп үтәсе килә: балалары-оныкларының рәсемен җибәргәндә фото астына әти-әнинең бу рәсемнәрне газетада, сайтта чыгарырга риза булуы турында язу кирәк. Үзегезгә...
-
5 февраль 2015 - 07:37Пенсия фонды белгечләре халыкны авылларга чыгып кабул итә башлады30 гыйнвардан Пенсия фонды идарәсенең Яр Чаллы районара бүлеге урынга чыгып мобиль клиент хезмәте күрсәтә башлады. Белгечләр мобиль офис эшен безнең районда Круглое Поле поселогыннан башладылар.
-
5 февраль 2015 - 06:36Пенсияләрнең иминият өлеше 11,4 процентка артты1 февральдән районда яшәүче 10 меңгә якын кешенең пенсиясе, дөресрәге, аның иминият өлеше 11,4 процентка артты. Иминият өлеше белән бергә фиксацияләнгән түләүнең күләме дә 11,4 процентка индексацияләнә. Индексация нәтиҗәсендә, фиксацияләнгән түләүне исәпкә алганда, картлык буенча пенсиянең иминият өлеше 11,596 сум (РТ - 12,3 мең сум) тәшкил итә. Ел башыннан пенсияләрнең...