Сабыйлар юл йөрү кагыйдәләрен гамәлдә өйрәнә алачак
«Солнышко» балалар бакчасында бүгенге көндә 38 сабый тәрбияләнә. Бакча җирлеге кечкенә булу сәбәпле, күп кенә уеннарны, спорт чараларын үткәрү мөмкинлеге юк иде. Юл йөрү кагыйдәләрен кечкенә, кысан бүлмәләрдә өйрәтү бер дә дөрес хәл түгел.