Иртәгә «Яшел Россия» өмәсе уза
30 август көнне республикада «Яшел Россия» исемле илкүләм экологик өмә үтә. ТР Премьер-министры Илдар Халиковның боерыгы нигезендә, республиканың барлык шәһәр һәм район халкына, предприятие, оешма-учреждение хезмәткәрләренә тирә-якны көнкүреш калдыкларыннан чистарту, тәртипкә китерү тәкъдим ителә. Безнең район халкы да әлеге өмәдә актив катнышыр дип көтелә.