Фермерлар Мөслимдә җыелды
Районның фермерлар ассоциациясе рәисе, фермер Минталип Миңнеханов узган якшәмбедә Татарстан Республикасы фермерлары һәм эшмәкәрләренең Мөслим районында үткән III республикакүләм Сабан туенда булып кайтты. Нигездә, әлеге чара фермерлык һәм авыл хуҗалыгы тармагындагы эшмәкәрлекне үстерү, аңа юридик яктан ярдәм күрсәтү кебек җитди мәсьәләләргә багышланды. Иртәнге якта узган пленар өлештә Татарстан Республикасы авыл...