12 июнь 2014 яңалыклары
-
12 июнь 2014 - 06:25Социаль хезмәткәрләр бәйрәм иттеУзган атнада районның социаль хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Район хакимиятенең утырышлар залында уздырылган бәйрәм чарасына социаль хезмәткәрләр һәм пенсия фонды хезмәткәрләре, әлеге тармакларның ветераннары чакырылган иде. Үз эшләрендә аерата уңышларга ирешкән хезмәткәрләр ул көнне Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Тармак ветераннарына исә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Хезмәткәрләр үз...
-
12 июнь 2014 - 06:05Милли бәйрәмебез күңелле уздыКнәз авыл җирлегендә Сабан туе башка еллардагыдан күңеллерәк, җанлырак узды. Авыл халкын бәйрәм белән котларга муниципаль районның Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев килгән иде. Мәйданга җыелган кешеләрне ул милли бәйрәмебез - Сабан туе белән җылы котлады. Авыл эшчәннәрен җирлек башлыгы Тамара Белова, «Алмаз» хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мифтахов да ихлас тәбрикләде.
-
12 июнь 2014 - 05:24Район башлыгы Васил Хаҗиев Иске Абдул Сабан туенда легендар көрәшче Раббани Шәриповны тәбрикләдеСиксәнгә җитеп килүче Раббани Шәрипов - танылган көрәш остасы. Авыл, район, республика Сабан туйлары җиңүчесе, 70нче еллар башында өч тапкыр Россия күләмендә батыр калган көрәшче. Көрәш мәйданына чыгам дип махсус әзерләнми ул, хуҗалык эшендәге авыр капчыклар аңа тренажерларны, спорт залларын алмаштыра. Гомерен авыр хезмәттә үткәргән нык бәдәнле авыл батыры ул....