Командаларга бүлешеп, тапкырлыкны да, җырга-биюгә осталыкны да сынадык
Иске Абдул авылының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында кызыклы очрашу узды. Монда Гөлнара Әхтәмова, Гөлчәчәк Ситдыйкова, Рәмилә Сәетгәрәева, Фәрдәнә Зыязетдинова, Марат Хәмидуллин бакчага йөри торган балаларның әти-әниләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм ярыш формасында барды. Ике команда үзара көч сынашты. Бичура төрле сораулар биреп, әти-әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген сынады. Ә балалар исә җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр....