Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Командаларга бүлешеп, тапкырлыкны да, җырга-биюгә осталыкны да сынадык

Иске Абдул авылының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында кызыклы очрашу узды. Монда Гөлнара Әхтәмова, Гөлчәчәк Ситдыйкова, Рәмилә Сәетгәрәева, Фәрдәнә Зыязетдинова, Марат Хәмидуллин бакчага йөри торган балаларның әти-әниләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм ярыш формасында барды. Ике команда үзара көч сынашты. Бичура төрле сораулар биреп, әти-әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген сынады. Ә балалар исә җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр....

Иске Абдул авылының «Гөлчәчәк» балалар бакчасында кызыклы очрашу узды. Монда Гөлнара Әхтәмова, Гөлчәчәк Ситдыйкова, Рәмилә Сәетгәрәева, Фәрдәнә Зыязетдинова, Марат Хәмидуллин бакчага йөри торган балаларның әти-әниләрен кунакка чакырдылар. Бәйрәм ярыш формасында барды. Ике команда үзара көч сынашты. Бичура төрле сораулар биреп, әти-әниләрнең тапкырлыгын, зирәклеген сынады. Ә балалар исә җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Гомумән, сабыйлар һәммәсе дә бик матур чыгыш ясадылар. Бакчабызда шундый талантлы балалар тәрбияләнүе белән без чиксез горурланабыз. Соңыннан командаларга истәлекле «Сочи-2014» ясалма медальләре тапшырылды. Бәйрәмнән барысы да яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге белән, киләчәктә тагын очрашырга сүз куешып таралыштылар, дип хәбәр итте безгә ата-аналар исеменнән Гүзәл Әхтәмова.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт

2
X