Янгын сүндерү хезмәтендә эшләргә теләүчеләр бюджет бүлекләрендә укый ала
Район мәктәпләренең унберенче сыйныфын тәмамлаучыларның Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәтенә караган югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге бар. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Иваново, Воронеж шәһәрләрендә урнашкан вузлар 2014-2015 уку елына егет һәм кызларны көндезге бюджет бүлекләренә чакыра. Уку вакыты - 4-5 ел. Белем алган чорда курсантларга стипендия...