Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Иске Абдулда хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташлар истәлеген мәңгеләштерделәр

Узган җомгада Иске Абдул авылының «Гиндукуш» музее каршында Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларның исемнәрен мәңгеләштергән һәйкәл ачылды. Шулай ук бу чарага җыелган халык игътибарына музейга Оренбург өлкәсеннән кайтарылган «БРДМ-2» бронекүзәтү машинасы да тәкъдим ителде.

Ватаннан читтә хезмәт иткән якташларны искә алу көне безнең районда соңгы елларда мөһим вакыйгалары белән тарихка керә бара. Узган ел гына, мәсәлән, хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булганнар истәлегенә «Татарстан» совхозы поселогында һәйкәл ачылган иде, быел исә шундый зур вакыйга Иске Абдулда үтте.
Кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашлар белән бергә, Иске Абдулдагы тантаналы очрашуга Яр Чаллыдан, күрше районнардан сугышчы-интернационалистлар да шактый килгән иде. Шулай ук Иске Абдулның үзеннән, районның башка авылларыннан килүчеләр күп иде.
Чара Менделеевск шәһәреннән чакырылган хәрби-патриотик җырлар башкаручы «Шурави» иҗат төркеме чыгышы белән башланды. Әйтергә кирәк, бик тә матур яңалык булды бу. Татарстанның эре шәһәрләрендә сәхнәләргә чыккан, халыкара бәйгеләрдә катнашкан бу егетләр башкаруындагы эчтәлекле җырларның һәрберсен залдагылар көчле алкышларга күмде.
Аннары хәрби хәрәкәтләр ветераннары сәхнә түренә чакырылды, Иске Абдулдагы һәйкәл төзелешенә үз өлешләрен кертүчеләргә Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Тантананың икенче өлеше урамда һәйкәл янында митинг рәвешендә дәвам итте. Район башлыгы Васил Хаҗиев шундый зур эш башкарганнары өчен хәрби хәрәкәтләр ветераннарына рәхмәтен белдерде, сугыш эченнән исән чыга алмаган егетләрнең әниләренә түземлек һәм сәламәтлек теләде, митингта катнашкан балалардан тарихыбызны, хәрби бурычларын намус белән үтәгән абыйларының, әтиләренең батырлыгын онытмавын сорады. Район хәрби комиссары Рәис Юнысов республика баш хәрби комиссары Сергей Погодинның тукайлыларга юллаган хатын җиткерде, уллар үстергән аналарга, илне саклаган солдатларга исәнлек теләде, олы рәхмәтен җиткерде. Аннары мәрмәр ташка батырларның исемнәре уеп язылган һәйкәл ачылды, анда чәчәкләр салынды, митингка җыелган халыкка мәдәният йорты каршындагы хәрби техника тәкъдим ителде.
«Музейда хәрби техника булдыру фикере берничә ел элек килгән иде инде», - дип ачыклык кертеп үтте район сугыш хәрәкәтләре ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов. Россия Оборона министрлыгына ул берничә мәртәбә хат юллый. Ниһаять, Оренбург өлкәсендәге Тоцк шәһәрендә урнашкан хәрби частьтан файдаланудан чыгарылган иске «БРДМ-2» машинасын алып кайтырга рөхсәт документы килә. Шәхси эшмәкәр, әфганчы, Октябрь Бүләк егете Илнур Йосыпов транспорт бирә, шулай ук әфганчылар - Яңа поселогыннан Руслан Иванилов һәм Иске Абдулдан Илдус Насыйров өч көн дигәндә хәрби техниканы алып кайтып җиткерәләр. Соңгы вакытта кулланылуда булмаган техниканың тышкы кыяфәте дә бик тузган була. Аны рәткә кертүне сорап Сарман районының Чураш авылында яшәүче әфганчы, үзе дә машиналар ремонтлау белән шөгыльләнүче Бәһадәр Фазлыевка мөрәҗәгать итәләр. Ул ким дигәндә 100 мең сумга төшәрлек эшне тукайлыларга бушка башкара. Айбулат Якупов һәйкәл ачуга әзерлек барышында ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәтле. Акчалата яисә кул көчләре белән, техника белән булышучылар 20дән артык кеше булды, ди бу эшне оештыручы. Шулар арасыннан үзе белән бергә эшнең башыннан ахырына кадәр йөргән Әбүзәр Габдрахмановны, Марсель Ситдыйковны, Илдус Насыйровны, Нәкыйп Хафизовны атый ул.
Һәйкәлнең проектын төзүчеләр дә үзләре. Монда һәр элемент Әфган илен хәтерләтә. Ян яклардагы зур ташлар, аска рубероид салып, үлән үсмәслек итеп эшләнгән комлык, өч снаряд, берсе атылган, ягъни киселгән гомер... Язга һәйкәл тирәсенә кылганнар утыртырга уйлыйлар, шулай ук ташларга райондашлар хезмәт иткән шәһәр исемнәрен язганнар. Ул исемнәрне алга таба тагын өстәячәкләр.
Уң яктагы мәрмәр ташка исә хәрби бәрелешләрдә һәлак булган район егетләренең исемнәре уеп язылган. Районнан Әфган сугышында 122 кеше, Чечняда, Таҗикстанда һәм башка хәрби бәрелешләрдә 177 кеше катнашкан. Карый китсәң, шаккатмалы: авыл саен 5-6 ир-ат чыга. Аларның 12се сугыш мәхшәрен исән-сау чыга алмаган. Һәйкәлдә әнә шул 12 исем: Калмиядән Равил Хаҗиев, Иске Гәрдәледән Рәис Гайнуллин, Кече Шилнәдән Анатолий Цыганов, Бәткедән Сергей Ивыгин, Круглое Поледан Марат Фәйзуллин, «Татарстан» совхозы поселогыннан Сергей Попов, Иске Гәрдәледән Айрат Сабиров, Шилнәбаштан Сергей Атаманов, Круглое Поледан Владимир Глухов, Комсомолецтан Сергей Тимашев, Кнәздән Валерий Максимов һәм Валерий Пучинин.
Әфган - йөрәк ярасы, дибез. Бу чыннан да шулай. Район башлыгы Васил Хаҗиев билгеләп үткәнчә, менә шушындый һәйкәлләр куябыз, музейлар ачабыз икән, бу һәлак булган солдатлар, аларның әниләре алдындагы бурычыбызны бераз булса да киметәбез дигән сүз. Тик аналарның йөрәк ярасын гына төзәтү мөмкин түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев