2 октябрь 2013 яңалыклары
-
2 октябрь 2013 - 14:05Первенство по волейболу среди молодежиВ поселке Новый прошло первенство района по волейболу. В нем участвовали юноши и девушки 1997-2000 г. р. Среди юношей I место заняла Мелекесская команда (тренер В. Артемьев), II место - команда из Мусабай-Завода (Г. Бакусев), III место у команды из Бикляни (Р. Исмагилов).На первом месте среди девушек - Староабдуловская команда,...
-
2 октябрь 2013 - 12:59«Питрау» фольклор коллективын «Играй, гармонь» тапшыруында күрсәтәчәкләрМәләкәс авылының «Питрау» фольклор коллективына йөрүче балалар «Крепость Русь» дип аталган III Халыкара этник музыка һәм мәдәният фестивалендә булып кайтты. Фестиваль Пензада, шәһәрнең 350 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уздырылды. Монда барысы 100дән артык фольклор коллективы чыгыш ясады. Әлеге халыкара чарада безнең коллектив, районыбыз гына түгел, бөтен Татарстан данын яклап чыкты....
-
2 октябрь 2013 - 07:07Укытучыңны үзенчәлекле итеп котлыйсың килсә...5 октябрь - Бөтендөнья укытучылар көне. Әлеге көн уңаеннан "Якты юл" газетасы укучыларыбызга үз укытучыларын үзенчәлекле котлау мөмкинлеген бирә. Вконтакте социаль челтәрендә «Якты юл» газетасының рәсми төркемен табып, сезгә матур да, үзенчәлекле дә котлау язарга кирәк. Аларның иң кызыклыларын без газета битләрендә урнаштырачакбыз. Вакыт аз калды.
-
2 октябрь 2013 - 06:02Кадрлар үзгәрешеТүбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкару Наис Миргасыйм улы Сәйфетдиновка йөкләнде.
-
2 октябрь 2013 - 05:51Борды авылындагы эшмәкәр Тимофеевлар ит эшкәртү серләрен белә"Авылга күчеп кайтыр идек тә, анда эш юк бит. Эше булса, хезмәт хакы кечкенә", - дигән сүзләрне шәһәр кешесеннән еш ишетергә туры килә. Алардан аермалы буларак, Борды авылындагы Михаил һәм Зинаида Тимофеевлар - башка куәстән. Шәһәрдән авылга күчеп кайткач, алар югалып калмаганнар. Күп уйлап тормастан, ит эшләнмәләрен җитештерү һәм сату...
-
2 октябрь 2013 - 04:52Техниканы – кышкы саклаугаКүп хуҗалыкларда урып-җыю эшләре төгәлләнде. Техника машина-трактор паркларына кайтты. Механизаторлар үзләренә беркетелгән техниканы һәм тагылма машиналарны юып, чистартып, кайбер частьларын салдырып, майлап, кышкы саклауга куялар. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, шулай ук техникага дәүләт күзәтчелеге белгечләре техниканың торышын һәм кышкы саклауга куелышын тикшереп кайтты.