Якты юл
  • Рус Тат
  • 14 август 2013 яңалыклары

    • 14 август 2013 - 04:48
      Уракта кем ничек эшли?
      Августның беренче ункөнлегендәге яңгырлар урып-җыю эшләрен шактый тоткарлады. 13 августка район буенча бөртекле культураларның 20 мең гектардан артыгы урып-җыелды. Бу исә бөтен мәйданның 44 проценты дигән сүз. Көн саен кырларда 91 комбайн эшли, һәр көнне 1261 гектар урып суктырыла, гектардан уртача уңыш - 17,2 центнер. Быелгы корылыклы елда уҗым культураларыннан...
    • 14 август 2013 - 04:41
      Көзге чәчү вакыты җитте
      Соңгы еллар коры килү сәбәпле, хәвефле хәл барлыкка килде - язгы культуралар уңышы бермә-бер ким. Быелгы корылык моны тагын бер тапкыр раслады. Шунлыктан бүген игенчелектә бөтен игътибар уҗым культураларының мәйданнарын арттыруга юнәлдерелә. Көзге чәчүнең гадәти сроклары 20 августтан дип каралса да, табигать шартларыннан чыгып, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре...
    • 14 август 2013 - 04:34
      Әҗмәкәй борылышында юл һәлакәтендә мотоциклчының гомере өзелде
      Фаҗига 12 август көнне көндезге 12 сәгать 55 минутта була. Яр Чаллы-Су җыйгыч автоюлының беренче километрында, Яңа поселогына таба юл киселешендә йөк машинасы өстенлек билгесе куелган юлдан килүче мотоциклчыны үткәрми. "Ява" мотоциклын йөртүченең гомере фаҗига урынында өзелә, пассажиры авыр хәлдә хастаханәгә озатыла. Мотоцикл йөртүче мотошлемнан булган, ә пассажиры шлем кимәгән.
    Реклама