Якты юл
  • Рус Тат
  • 11 июнь 2013 яңалыклары

    • 11 июнь 2013 - 11:27
      Бүләкләү
      Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген үстерүдәге казанышлары өчен ТР Тукай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Зыятдин кызы Нәүрүзова "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде.
      385
      0
      0
    • 11 июнь 2013 - 07:31
      Көтеп алынган якты бәйрәм
      Кызыл Байрак авылы янындагы яшел чирәмле киң һәм матур аланда быел да шаулап-гөрләп район Сабан туе узды. Көне дә матур килде. Игенчеләрне куандырып явып үткән шифалы яңгырлардан соң ялтырап кояшы чыкты. Язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлаган район халкы, кунаклар, көндәлек мәшәкатьләрне бер читкә куеп, икмәк үстерүчеләрне олыларга, ял итәргә, күңел...
      602
      0
      0
    • 11 июнь 2013 - 06:23
      Авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы итеп Хәйдәр Сабитов билгеләнде
      Атналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев авыл хужалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгын тәкъдим итте. Бу вазыйфага моңа кадәр район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе булып эшләгән Хәйдәр Сабитов билгеләнде. Аңа кадәрле эшләгән идарә башлыгы Марат Кәримов Яр Чаллы сөт комбинаты директоры вазыйфаларына кереште. - "Вамин" җәмгыяте бүген...
      486
      0
      0
    Реклама