2 февраль 2013 яңалыклары
-
2 февраль 2013 - 06:30Грек-рим көрәше24-26 январьда районның 1996-1997 елгы үсмерләре Бөгелмә шәһәрендә үткән грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә дә катнаштылар. Круглое Поледан Дмитрий Әһлиуллин һәм Комсомолец поселогыннан Җиһаншин Эмиль үз категорияләрендә өченче урыннарны алдылар.
-
2 февраль 2013 - 06:29Гер күтәрделәр25-27 январь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 1997 елгы һәм алардан яшьрәк үсмерләр арасында гер спорты буенча Татарстан беренчелеге үтте. Әлеге спорт төре буенча тренер Равис Әхкәметдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшьләр бу республикүләм ярышта призлы урыннар алуга ирештеләр. 73 килограммга кадәр авырлыкта Алмаз Кәлимуллин - икенче, Искәндәр Монасыйпов өченче урынны алды.
-
2 февраль 2013 - 04:35Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашачак18-19 гыйнварда Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты үтте.