Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңүчеләр Россия чемпионатында катнашачак

18-19 гыйнварда Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы беренчелеге һәм чемпионаты үтте.

1997-1998 елгы егет һәм кызлар арасында 55 килограмм авырлыкта Югары Байлар авылыннан Нәфис Хаҗиев икенче урынны, 65 килограмм авырлыкта Калмаштан Александр Жеребенков - беренче, 70 килограмм авырлыкта Түбән Суыксудан Айзат Шәмсиев икенче урынны алды.

1992-1994 елгы егет һәм кызлар арасында 50 килограмм авырлыкта Бай Бүләктән Әлфинә Зәйнәшева, 70 килограмм авырлыкта Түбән Суыксудан Алия Шәмсиева беренче урыннарны алдылар. Алия Шәмсиева армспорт буенча чемпионатта да катнашып, үз үлчәү категориясендә уңышлы чыгыш ясап икенче урынга чыкты.

Яшь спортчылар белән югары категорияле тренер, Татарстан Республикасы физкультура һәм спорт отличнигы Мөсәвир Әгъзамов шөгыльләнә.

Призлы урыннар алган спортчылар 7-10 февральдә Раменское шәһәрендә үтәчәк Россия беренчелегендә һәм чемпионатында катнашачаклар, дип хәбәр итәләр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт армспорт армрестлинг