21 ноябрь 2012 яңалыклары
-
21 ноябрь 2012 - 05:42Фатирлы булдык дип сөенә НурмиевларБүген авылны авыл буларак, ягъни җиң сызганып иген үстерүче, абзар тутырып мал асраучы, куе, тәмле авыл сөте, ит җитештерүче көчле хуҗалык сыйфатында яшәтү елдан-ел кыенлаша. Бигрәк тә шәһәр яны авылларында. Шимбәсе-якшәмбесе булмаган басу-фермаларда эшләргә атлыгып тормый халык. Территориясен эреле-ваклы предприятиеләр сырып алган "Биклән" хуҗалыгында да шундый ук хәл. Халык шәһәрдәге...
-
21 ноябрь 2012 - 05:39Депутат ярдәмчесе кабул итә24 ноябрьдә, шимбә көнне 9.00дан 10.00 сәгатькә кадәр район хакимияте бинасының 116нчы бүлмәсендә (адресы: Яр Чаллы шәһәре, М. Җәлил проспекты, 46нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның ярдәмчесе Эмиль Хәйретдинов сайлаучыларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 70-37-82.
-
21 ноябрь 2012 - 05:31“Росагролизинг” ААҖ гаризалар кабул итә2012 елның 14 июлендә Россия Федерациясе хөкүмәтенең 717нче карары белән расланган 2013-2020 елларга авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын тәртипкә салу буенча Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, "Росагролизинг" ААҖ агрохолдинглардан, район хуҗалыкларыннан, фермерлардан һәм крестьян хуҗалыкларыннан авыл хуҗалыгы техникасы, терлекчелек җиһазларына һәм нәселле продукциягә 2013...
-
21 ноябрь 2012 - 05:28Александра Кустовская – беренче18 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең 76нчы гимназиясендә Татарстан кубогына көнчыгыш көрәш төре буенча "Кэмпо" турнирына ачык беренчелек үтте. Ярышларга Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан шәһәрләренең һәм Тукай районының яшь спортчылары килде. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра Кустовская ката буенча 8-9 һәм 10-11 яшьлекләр арасында беренче урыннарны алды,...
-
21 ноябрь 2012 - 05:25Хокук бозуларны кисәтү программасы эшләнәБүген, 21 ноябрьдә, 14.00 сәгатьтә район хакимиятенең 116нчы бүлмәсендә муниципаль район территориясендә хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча комиссиясе утырышы уза. Көн тәртибендә - 2013-2016 елларга хокук бозуларны кисәтү программасының проектын эшләү. Белешмәләр өчен телефон: 70-17-44.
-
21 ноябрь 2012 - 05:12Рәхмәт ишетү рәхәтАтналык киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев районда соңгы арада сафка бастырылган социаль-культура объектлары, коммуникацияләр сузуда, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерүдә эшләгән оешмаларны, хакимиятнең җаваплы затларын һәм авыл башлыкларын рәхмәт хатлары белән бүләкләде. "Якты юл" редакциясе коллективы да районда барган бу колачлы эшләрне яктыртуга керткән өлеше өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
21 ноябрь 2012 - 04:48Яңа эшкә керсәң – хәбәр итРайон прокуратурасы "Торак-инвестиция компаниясе" ҖЧҖдә коррупциягә каршы тору турындагы законның үтәлешен тикшерде. "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль Закон нигезендә (№273, 12 маддә, 4 пункт, 25.12.2008), элек дәүләт яки муниципаль хезмәт башкарган, РФнең норматив-хокукый актларына нигезләнеп төзелгән исемлеккә кергән гражданин эштән киткәннән соң ике ел дәвамында яңа урында хезмәт килешүе төзегән...
-
21 ноябрь 2012 - 04:47Экстремистларның активлыгы кимемиЭкстремизм - бүгенге җәмгыяттә иң зур борчу тудырган тискәре күренешләрнең берсе. Террорлык актлары нәтиҗәсендә бер гаепләре булмаган бик күпләрнең гомере өзелә. Соңгы елларда Идел буе регионында ислам экстремистик төркемнәре үз эшчәнлекләрен көчәйтте. Әлеге төркемнәрнең үз карашларын яшьләр арасында таратуы аеруча куркыныч тудыра. Бу җәһәттән, районда яшәүчеләрдән, аеруча яшьләрдән, дини-экстремистик чакыруларга...
-
21 ноябрь 2012 - 04:32Беренче урында тагын безнекеләрКүптән түгел Иске Абдул мәктәбенең спорт залында данлыклы көрәшче Раббани Шәрипов кубогына һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалык призына татар-башкорт милли көрәше буенча ачык турнир үтте.