Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен базар эшли
Яр Чаллыда "Южный" агросәнәгать паркы ачылды. Әлеге парк 56нчы комплекс артында, Ахметшин урамы белән Халыклар дуслыгы проспекты кисешкән җирдә урнашкан. Биредә эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре һәр көнне сәгать 9.00дан алып 17.00 сәгатькә кадәр үз продукцияләрен арадашчысыз сата ала. Сәүдә урыннары бушлай, автотранспорттан сату да рөхсәт ителә....