Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кайда, күпме сөт савалар?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 июльгә районда барлыгы 83380 килограмм сөт җитештерелгән. Бу узган елның шул көне белән чагыштырганда 1561 килограммга кимрәк.

Җәйге мул сөт чорының барлык мөмкинлекләрен тулысынча файдаланып, маллар алдындагы азыкны төрләндереп, югары сыйфатлы, тиешенчә балансланган азык ашатучы хуҗалыкларда сөтне дә күпләп җитештерәләр, продукциянең товарлылыгы да югары. Әйтик, узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда, тулай савымны "Чаллы яшелчәсе" - 1009, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык - 700 һәм "Камский" ҖК 540 килограммга арттыруга ирештеләр. Райондагы шактый хуҗалыкларда һәр сыердан тәүлеклек савым узган елгы дәрәҗәдә. Иң югары күрсәткеч "Гигант", "Камский"ҖК, "Ирек", Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда - һәр сыердан тәүлегенә уртача 19,1-18,5 килограмм сөт савып алалар. "Камский" ҖК әлеге күрсәткечне узган елгыдан - 1,4 килограммга, сәйдәшлеләр 600 граммга арттырдылар. Әлеге хуҗалыкларда сатылган сөтнең товарлылыгы да 98-99 процент тәшкил итә. Шул ук вакытта, җәйге азык муллыгына карамастан, узган чорда тулай савымны "Тукай азык-төлек корпорациясе" - 373, "Вильданов" КФХ 264 килограммга кадәр киметүгә юл куйдылар. Ә "Камская Нива" хуҗалыгындагы минус сөтчелек тармагын бетерү, биредә ит җитештерүгә юнәлеш тоту белән аңлатыла. Районның гомуми күрсәткече шушы хуҗалыклар исәбенә түбәнгә төште. Әлеге хуҗалыкларда һәр сыердан уртача тәүлеклек савым 11,1-11,8 килограммнан артмый. Белгечләр фикеренчә, бу - малларны ашатуга тиешенчә игътибар бирелмәү, күп сөт бирә торган сыерларны аерым рацион нигезендә тукландырмау, төнге көтү оештырмау, гомумән, җәйге чорның мөмкинлекләрен тиешенчә файдалана белмәү нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек авыл хуќалыгы сљт терлекчелђр