Якты юл
  • Рус Тат
  • 8 июнь 2012 яңалыклары

    • 8 июнь 2012 - 09:05
      Табигать кочагында ял иттеләр
      Безнең Сәет авылының башлангыч мәктәбендә бик күркәм бер гадәт бар. Барлык бәйрәмнәр һәм башка төрле чаралар да мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелә. Менә быел да балаларны яклау көнендә алар бергәләшеп чишмә буена кунакка бардылар.
      1342
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 08:22
      Кайда, күпме сөт савалар?
      Көтүлекләрдә яшел үләннең мул чагы. Сыерларны тәүлек буе көткәндә, аларны саву вакытында өстәмә тукландырганда, сөт җитештерү көн саен сизелерлек арта.
      184
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:20
      Район Сабан туена рәхим итегез
      11 июнь көнне Мус. Завод авыл җирлегенә караган Кызыл Байрак авылы янындагы урман аланында район Сабан туе була. Елдагыча, бәйрәм ветераннарны, хезмәт алдынгыларын, кыр батырларын хөрмәтләүдән башлана. Зур әдәби-музыкаль программа, ат чабышлары, татарча милли көрәш, спорт ярышлары, күңелле уеннар бәйрәмнең күркәм мизгелләре булыр. Шулай ук зур сәүдә оештырыла, җәмәгать туклануы...
      218
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:17
      Гаилә фермасына мәктәп директорлары килде
      Уку елын йомгаклау чарасын быел әнә шулай үзенчәлекле итеп үткәргәннәр. Район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм мәктәп директорлары Бакчасарайдагы Миңнехуҗиннар гаилә фермасын карады. Биредә хезмәт тәрбиясенә багышланган семинар узды. Педагоглар эш процессы белән танышты. Югары технологияле бу фермада мөгезле эре терлек, токымлы сарыклар, атлар, куяннар, асрала.
      207
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:15
      Безнекеләрдән өйрәнәләр
      "Гиндукуш" хәрби-патриотик музее чираттагы кунакларны кабул итте. 6 июньдә биредә Яр Чаллы шәһәре музее җитәкчелеге һәм фәнни хезмәткәрләре булып китте. Алар патриотик юнәлештәге экспозицияләрне оештыру тәҗрибәсен өйрәнергә килгән.
      179
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:13
      Тимерюлчы булырга җыеналар
      Районда укучыларның һөнәри әзерлегенә аерым игътибар бирелә. Шушы көннәрдә генә район мәктәпләреннән тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 18 бала, әти-әниләре белән берлектә Бөгелмә шәһәрендәге тимерюлчылар әзерләүче колледжда экскурсиядә булып кайтты. Алар биредә яшәү, уку шартлары белән таныштылар. Тепловоз, локомотивлар балаларда зур кызыксыну тудырды, сәфәр һәммәсенә дә ошады, дип хәбәр итте безгә район...
      203
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:12
      Изге Болгар җыены
      10 июньдә Изге Болгар җирендә узачак җыенда район башлыгы В. Хаҗиев җитәкчелегендәге имамнар һәм ветераннардан торган зур делегация катнаша. Әлеге чара елдан-ел колачлырак була бара. Быелгы җыенга да чит илләрдән кунаклар килүе көтелә. 8-9 июньдә Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар имамнары форумы да узачак. Ул "Милли тормыш һәм дин" темасы астында...
      240
      0
      0
    • 8 июнь 2012 - 07:09
      Гигантлылар “бозау печәне” әзерли
      Авылларда бүген бөтен эшнең бер җепкә тезелгән чагы. Бер генә чараны да кичектерә торган түгел. Басуларда иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынып тормый. Халык үлән муллыгына сөенә-сөенә печән әзерли. Кояшлы якты көннәрнең һәр сәгатен мөмкин кадәр күбрәк файдаланып калырга ашыга игенче.
      240
      0
      0
    Реклама