Күрше районнар белән көч сынаштылар
Теләнче Тамак яшүсмерләр клубында җиңел атлетика буенча ТР чемпионы, Сабантуйлар батыры Камил Шәрәфетдинов призына татар-башкорт көрәше буенча ярыш үтте. Анда район авылларыннан, шулай ук Сарманнан, Мөслимнән һәм Яр Чаллыдан килгән 1994-1998 елгы үсмерләр көч сынашты.
Командалар арасында беренче урынны безнең районның яшь көрәшчеләре алды, икенчегә сарманлылар, өченче урынга мөслимлеләр лаек...