11 март 2012 яңалыклары
-
11 март 2012 - 05:20Мактаулы исем бирелдеАгросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык хезмәте, аны кадрлар белән тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур өлеш кертүе өчен "Чаллы-Бройлер" ҖЧҖнең кадрлар бүлеге башлыгы Резидә Әсхәт кызы Факуриевага "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде.
-
11 март 2012 - 05:18Мәләкәс кызы ТР балалар оешмалары советы утырышында катнаштыРайонның Мәләкәс урта мәктәбе укучысы, ТР Балалар оешмалары советы әгъзасы Алсу Закирова әлеге оешманың Лаеш районында үткән утырышына барды. Анда Россия регионнарыннан 9 меңләп яшь кеше катнашты. Өч көн дәвамында барган бу чарада 2012 елга эш планы төзелде, яңа проектлар тәкъдим ителде, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре...
-
11 март 2012 - 04:59Чәчүнең барышын техника хәл итә"Остаханәләрдә һәм гаражларда эш кайный. Механизаторлар соңгы тракторларны төзекләндерәләр," - дип каршылады "Чаллы яшелчәсе" агрофирмасының остаханә мөдире Илшат Хатыйпов.
-
11 март 2012 - 04:57Берьюлы өч чараИске Абдул авылы клубында бер көндә өч чара үтте. Тамаша залында халык "Сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик җырлар фестивален карады, фойеда "Туган телем - туган авылым" кул эшләре конкурсы һәм "Минем туган авылым" фотоконкурсы үтте.
-
11 март 2012 - 04:50Биш кызым – биш бәхетемАсия Хәмәтованың язмышы катлаулы да, кызыклы да. Әтисе Сәетхәсән Ватан сугышында һәлак булгач, әнисе Миңсылу кулында ике кыз кала. Аларны сыңар канат белән укытып та, олы тормыш юлына чыгарырга да тырыша татар хатыны.
-
11 март 2012 - 04:46Ак әбиләргә рәхмәтле авылБезнең Яңа поселогында ак яулыклы, кояштай нурлы йөзле, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, изге күңелле әбекәй, авылыбызның абыстае - Фәймә Ситдыйкова яши.
-
11 март 2012 - 04:40Балаларыбызга белемне чын укытучы бирәИлсөяр Шәрәфиева кебек тырыш, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер затлар бизи тормышны. Мин аның турында бу сүзләрне хезмәттәшем буларак та, балаларымның укытучысы буларак та әйтәм.