Тукайлылар Президент сайлауларында актив катнашты
Райондашларыбыз ил язмышын, балаларының киләчәген сайлауга битараф булмауларын, әлеге мөһим чараның оешкан төстә үтүенә ни дәрәҗәдә җаваплы карауларын Россия Президентын сайлауларда тагын бер тапкыр раслады.
Барлык авыл җирлекләрендә дә сайлау участокларына халык, бәйрәмчә киенеп, күтәренке күңел белән килде.