19 октябрь 2012 яңалыклары
-
Башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар үтте
Кече Шилнә мәктәбендә "Башлангыч мәктәптә заманча дәрес" дигән темага башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте. Аның кысаларында I, II, IV сыйныфларда математикадан ачык дәресләр күрсәтелде, III сыйныфта мастер-класс үткәрелде. Педагоглар тарафыннан семинарга югары бәя бирелде, ачык чаралар мәгълүмати технологияләр кулланып башкарыла торган дәүләт стандартлары таләпләренә туры килә дип табылды.
-
Яшүсмерләр кул көрәштерде
Яңа поселогында 1995-1998 елларда туган яшүсмерләр арасында армспорт буенча район беренчелеге үтте.
-
Безнең спортчы кыз Сербиядән көмеш медаль белән кайтты
10-15 октябрьдә Сербиянең Нови Сад шәһәрендә яшүсмерләр арасында каратэ буенча үткәрелгән IV Дөнья чемпионатында районның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Александра Кустовская призлы икенче урынны яулады.
-
Горурланырлык хезмәттәшебез
Кеше язмышында, яшәү кыйбласын сайлаганда укытучының роле гаять зур. Синең тормышыңа ул балачакта килеп керә, күп еллар синең белән бергә атлый, аннары олы тормышка юл күрсәтеп, чын күңеленнән хәерле сәфәр теләп кала. Әнә шундый изге күңелле мөгаллимнәр арасында Бәтке урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Зәки кызы Якупова...
-
Волейбол буенча чемпионат үтә
1 ноябрьдән 25енә кадәр муниципаль район кубогына авыл җирлекләре, оешма һәм предприятиеләр арасында волейбол буенча чемпионат үткәрелә. Чара Сосновый Борның "Яшьлек" спортзалында үтә. Ярышларда катнашу өчен җитәкче һәм табиб имзасы куелган заявкалар 1 ноябрь көнне 14 сәгатьтә район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә 107нче кабинетта үтәчәк команда вәкилләре катнашындагы...
-
Салымны вакытында түлә
2011 ел өчен милек салымын түләү вакыты агымдагы елның 31 октябрендә төгәлләнә. Салымнарны вакытында түләү сорала, дип искә төшерә Татарстан Республикасы буенча 9нчы районара салым инспекциясе.
-
Яңа юлның сыйфаты яхшы дип бәяләнде
Шушы көннәрдә республика программасы буенча Сосновый Бор поселогыннан М-7 "Волга" трассасына илтүче 1 километр асфальт юл файдалануга тапшырылды. Объектны кабул итүдә район башлыгы Васил Хаҗиев, Тукай һәм Сарман районнары юлларын контрольдә тоту буенча "Главтатдортранс" идарәсенең әйдәп баручы белгече Валерий Щербаков, юлны төзегән "Юл төзү һәм төзекләндерү" ЯАҖ генераль директоры Таһир...