Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа юлның сыйфаты яхшы дип бәяләнде

Шушы көннәрдә республика программасы буенча Сосновый Бор поселогыннан М-7 "Волга" трассасына илтүче 1 километр асфальт юл файдалануга тапшырылды. Объектны кабул итүдә район башлыгы Васил Хаҗиев, Тукай һәм Сарман районнары юлларын контрольдә тоту буенча "Главтатдортранс" идарәсенең әйдәп баручы белгече Валерий Щербаков, юлны төзегән "Юл төзү һәм төзекләндерү" ЯАҖ генераль директоры Таһир...

Бүген яхшы юлларның аралашу-хезмәттәшлек чарасы гына түгел, шул җирлектә яшәүче халыкның көндәлек ихтыяҗын тәэмин итүче, яшәү дәрәҗәсен, статусын билгеләүче мөһим фактор, гомумән, һәр торак пунктның бүгенгесен тотрыклы, иртәгәсен ышанычлы итүче социаль-икътисадый объект икәнен аңлатып торасы юк. Бигрәк тә дистә еллар юлсызлыктан җәфа чиккән һәм, ниһаять, язгы-көзге пычракларда батмый-чуммый яхшы юллардан йөрергә күнегеп килүче, төзекләндерелгән һәр урам, һәр тыкрык өчен ихлас сөенә белүче авыл кешесенә.

Агымдагы елның 8 аенда гына "Татавтодор" ААҖ эшчеләре "ТР Тукай муниципаль районында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү" программасы буенча "Чаллы-Зәй-Әлмәт трассасыннан Нефтебаза поселогына илтүче 3,7 километр арада асфальт юлны төзеп файдалануга тапшырдылар. М-7 трассасыннан Яңа поселогына илтүче арада 5,4 километрлы юлны реконструкцияләп көзгедәй асфальт юл төзү дә төгәлләнеп килә. Шушы ук программа буенча Таулар авылына илтүче 2,7 километр асфальт юл төзелде, шул исәптән, юл өстендәге ике күпер капиталь төзекләндерелде. "Авыл урамнарын норматив халәткә китерү" республика программасында да актив катнаша безнең район. Узган 8 ай эчендә генә Биклән (937 м), Күзкәй (1,120 км), Мәләкәс (760м), Новотроицкое (1,50 км), Куады (600 м) авылларындагы урамнарга барлыгы 30 млн сумлык асфальт юл түшәлде. Әлеге чорда авыл җирлекләренең үз исәбенә төзекләндергән (вак таш җәелгән) урамнар да 11,46 километр тәшкил итте, барлыгы 5 млн сумлык эш башкарылды.

Инде язмабызның төп темасы - Сосновый Борга илтүче юлга тукталыйк. Игътибар иткән булсагыз, рентабельлеге миллиардлаган суммалар белән исәпләнүче "Кама-Бекон" дуңгызчылык комплексын африка чумасы афәтеннән саклау максатында, кичекмәстән предприятиенең ябык санитар зонасын булдыру зарурлыгы турында хәбәр ителгән иде. Шул максаттан, поселоктан комплекска илтүче юл ябылды. Әлеге бурычның ни дәрәҗәдә җаваплылыгы, предприятиенең эшчәнлеге анда эшләүче күпме кешенең эш урыннарын саклап калу белән дә бәйле булуы турында да ассызыкланды. Нәтиҗәдә, иске юл санитар зонада калды, ә аның урынына М-7 трассасына чыгучы авыл юлы реконструкцияләнеп асфальт түшәлде. 32 млн 22 мең 458 сумга төшкән әлеге юлның үзенчәлеге, нигә шулай кыйммәткә төшүе турында Россиянең мактаулы юл төзүчесе Валерий Щербаков белән сөйләшәбез. "Яшерен-батырын түгел, юл участогы бик катлаулы булды - торфлы-сазлыклы урын. 60 см калынлыктагы грунт тулысынча алынып, шундый ук күләмдә елга комы белән алыштыруга гына күпме хезмәт куелды. Аннан соң вак таш салынды һәм җәелгән өслекне ныгыту максатында, полимер материалдан геосетка җәелде. Асфальт-бетон өслек тә ике катламнан эшләнде. Юл кырыйлары ике яклап махсус ялгашлар ясап, монолит бетон белән ныгытылды, юлның буеннан-буена тимер-бетон торбалар салынды. Автобус павильоны да төзелде. Менә шуларның һәркайсын исәпкә салгач, чыгымнар 32 млн сумга җыелды да инде. Бөтен технологиясен җиренә җиткереп төзелгән юл озаграк хезмәт итсен иде. Бигрәк тә язгы-көзге вакытларда 40-50шәр тонналы авыр йөк машиналарының йөрүен ничек тә тыярга тырышырга кирәк," - дип теләген дә җиткерде баш белгеч.

Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова да юл төзүчеләргә рәхмәтен җиткерде һәм тагын бер шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты. Шушы көннәрдә Луговая һәм Лесная урамнарына юл өслеген кызыл балчык белән күтәртеп вак таш җәйгәннәр. 1 млн 300 мең сумлык эш башкарылган. Әлеге изге гамәл "Тукайагрохимсервис" ҖЧҖ җитәкчесе Рифкать Шәфигуллинның финанс ярдәме белән башкарылган. "Халык бик рәхмәтле, ни дисәң дә, тездән сазга батып йөрү түгел, җиңел машиналар да йорты алдына кадәр керә, тора-бара асфальты да булыр дип өметләнәләр," - ди елмаеп Тамара Ивановна.

Әйе, юлларны төзү-төзекләндерү бер генә көнгә дә тукталып тормый, ләкин төзисе юллар шактый әле районда. Иң зур теләк - авыл юлларын төзүгә йөз тоткан максатчан программалар алга таба да туктамасын, тагын да киңрәк колач алсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юлларны ремонтлау