18 декабрь 2013 яңалыклары
-
Түбән Новгородтан җиңү белән
Түбән Новгород шәһәрендә армспорт буенча Идел буе федераль округы чемпионатының Беренчелеге үтте. Ярышларда Удмуртия, Башкортстаннан, Пермь өлкәсеннән, Самара, Саратовтан килгән спортчылар көч сынашты. Тренер Мөсәвир Әгъзамов белән барган спортчы райондашларыбыз да әлеге чемпионатта уңышлы чыгыш ясады. Үз авырлыклары буенча Әлфинә Зәйнәшева (Яңа Бүләк), Александр Жеребенков (Яңа поселогы), Нәфис Хаҗиев (Калмаш)...
-
Каз ярминкәләре башланды
Үткән ялларда Чаллының «Палитра» сәүдә үзәге каршындагы Азатлык мәйданында каз ярминкәләре башланды. Монда Татарстанның 16 районыннан фермер һәм шәхси хуҗалыклар катнашты. Каз һәм башка төр продукция алырга дип килгән чаллылыларны күңелле концерт программасы белән үзешчән сәнгать коллективлары сәламләп, кәефләрен күтәреп торды. Ярминкәдәге бәяләрне белеп кайту максатыннан мин дә урынга чыктым.
-
Котлау, игъланнарны алданрак бирергә кирәк
Бәйрәм көннәрендә газетаның чыгу тәртибендә үзгәрешләр бар. Котлау, игъланнарыгызны редакциягә алданрак тапшыру мәслихәт. 2013 елның соңгы саны 27 декабрьдә чыгачак. Башка елларда 10 гыйнварга кадәр бер сан эшләсәк, Яңа 2014 елның беренче саны 10 гыйнварда гына дөнья күрәчәк. Бу - бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен почта һәм типография чыгымнарының югары булуы...
-
Яңа елга үзенчәлекле бүләк
Яңа ел алды - могҗиза, бүләкләр көтә торган вакыт. Райондашларыңның, авылдашларыңның уй-борчуларын, тормыш-мәшәкатьләрен яктырткан, балалар һәм яшьләр арасында берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр үткәреп килүче, гыйбрәтле язмышлар турында язучы, файдалы киңәшләр бирүче үз җирлегең газетасыннан да яхшырак бүләк була аламы?! Газета айлар буена, атнасына ике тапкыр, өеңә үк килеп тора. Игелекле химаячеләребез,...
-
Мактаулы исемнәр
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, инвалидларга социаль ярдәм күрсәтүне оештыру өлкәсендәге керткән өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Бөтенроссия инвалидларының җәмәгать оешмасы активисты - район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Гөлфидә Рәүф кызы Гыйниятуллина ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Президентының Указы нигезендә «АГРОКӨЧ ТӨРКЕМЕ» ЯАҖенең баш агрономы Рөстәм Миннесаяз улы Хәбибрахмановка «Татарстан...