Тикшерүләр башланачак
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә "КамАЗ" мәдәният йортында "Дружба", "Лазурный" һәм "Росинка" бакчачылык ширкәте әгъзаләре җыелышы үтте. Җыелышка Дәүләт янгын күзәтчелегенең Тукай районы буенча бүлек хезмәткәрләре дә килгән иделәр. Алар язгы чорда янгын чыгу куркынычы турында сөйләделәр. Чүп яндырырга ярамаганы, башка тыелган гамәлләр, штрафлар, аларның күләме турында да файдалы мәгълүмат җиткерделәр....