Тикшерүләр башланачак
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә "КамАЗ" мәдәният йортында "Дружба", "Лазурный" һәм "Росинка" бакчачылык ширкәте әгъзаләре җыелышы үтте. Җыелышка Дәүләт янгын күзәтчелегенең Тукай районы буенча бүлек хезмәткәрләре дә килгән иделәр. Алар язгы чорда янгын чыгу куркынычы турында сөйләделәр. Чүп яндырырга ярамаганы, башка тыелган гамәлләр, штрафлар, аларның күләме турында да файдалы мәгълүмат җиткерделәр....
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә "КамАЗ" мәдәният йортында "Дружба", "Лазурный" һәм "Росинка" бакчачылык ширкәте әгъзаләре җыелышы үтте. Җыелышка Дәүләт янгын күзәтчелегенең Тукай районы буенча бүлек хезмәткәрләре дә килгән иделәр. Алар язгы чорда янгын чыгу куркынычы турында сөйләделәр. Чүп яндырырга ярамаганы, башка тыелган гамәлләр, штрафлар, аларның күләме турында да файдалы мәгълүмат җиткерделәр. Апрель-май айларында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре бакчачылык ширкәтләренә тикшерү, рейдларга белән чыга башлаячаклар дип хәбәр итте Дәүләт янгын күзәтчелегенең Тукай районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Флүр Миңнеханов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев