17 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Салым инспекциясендә ачык ишекләр көне
27 сентябрь һәм 25 октябрь көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә салым хезмәте ачык ишекләр көне үткәрә. Әлеге чара барышында физик затларның милегенә, транспортка салым тәртибе турында тулырак белергә була. Шулай ук аларның кемгә күпме күләмдә исәпләнүе, аерым муниципаль берәмлекләрдә нинди ставкалар һәм ташламалар кулланылуы һәм башкалар турында мәгълүмат алырга мөмкинлек тудырылачак. Белгечләр...
-
Район халкы уртак фикерләрне, теләкләрне бер итеп сайлауларга килде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатлар сайлауда район халкы актив катнашты. Территориаль сайлау комиссиясенең икенче санлы беркетмәсеннән күренгәнчә, барлык сайлаучыларның 97,45 проценты, ягъни 27828 кеше үз тавышын бирде. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, республика буенча әлеге чарада 80,81 процент сайлаучы катнашкан.
-
Көзге чакырылышта хезмәт итәргә баручы егетләр көч сынашачак
18 сентябрь, пәнҗешәмбе көнне, Биклән авылының мәктәп спорт мәйданчыгы каршында, 2014 елда хәрби хезмәтка алынучы егетләр арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча спартакиада үткәрелә. Егетләр граната ыргыту, противогазлар киеп 400 метрга йөгерү, күтәрелү, автоматны җыеп-сүтү, гер күтәрү буенча сынау узачак. Ярышларның теркәү эше - сәгать 9да, спартакиада үзе 9.30да башлана.