17 август 2012 яңалыклары
-
Кечкенә дә, төш кенә “Ирек”
Район кырларында игеннәрнең күп өлеше җыеп алынды, "Чаллы яшелчәсе", "Гигант", "Алмаз", Сәйдәшев исемендәге, "Тукай азык-төлек корпорациясе", "Вилданов" КФХ хуҗалыклары урып-җыюны тулысынча төгәлләделәр. Калганнары да финиш сызыгына якынлаша. Урыннарда эшнең ничек оештырылуы район хакимиятенең даими күзәтүендә. Сишәмбе көнне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев "Ирек" һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда булып, урып-җыюның барышы...
-
Фронтта – артиллерист, тынычта – төзүче
Бөтен гомерен туган җиренә багышлаган, бары тик Бөек Ватан сугышы гына яраткан Бикләненнән аерып, утлы бәрелешләргә илтеп тыккан, сугышчан дусларын югалту хәсрәтен кичергән, сугыштан соңгы авыр елларда да күпне күргән Әхсән Шәйхетдин улы Бикатовка үткәннәрен искә алу авыр. Телевизордан сугыш вакыйгаларын күрсәтсәләр дә, күңеле нечкәреп, күзенә яшь тыгыла.
-
Кибетләрдә җитешсезлекләр җитәрлек
Район прокуратурасы һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы бүлеге хезмәткәрләре Круглое Поле, Новотроицкое, Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү урыннарын тикшерде. Рейд барышында кибетләрдә алдан үлчәп куелган товар төргәкләрендә сатып алучы өчен тиешле мәгълүмат язылмавын, шәхси эшмәкәрнең нинди орган аша дәүләт теркәве үтүе турындагы белешмәнең кулланучыга җиткерелмәвен, фикерләр...
-
Конференция эшендә – дәрестән тыш тәрбия темасы
Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе кысаларында бүген Кнәз урта мәктәбендә "Балалар һәм яшүсмерләр белән тәрбия эшен көйләүдә оештыру үзәге буларак "Дәрестән тыш мәктәп" темасы буенча киңәшмә үтте. Секция эшендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, мөгаллим-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары - барлыгы 140лап кеше катнашты. Укытучылар үз чыгышларында балаларның сәламәтлеген...
-
Тагын өч әбигә Президент хаты тапшырылды
90 яшь тулган һәм аннан узган өлкәннәребезгә РФ Президенты В.Путинның рәхмәт сүзләре язылган хатларны тапшыру дәвам итә. Август аенда мондый истәлекле бүләккә районда алты әби-бабай ия булачак. Аларның өчесе инде туган көннәрен билгеләп үтте һәм аларның һәрберсенә әлеге кадерле бүләк тапшырылды. Күперле авылында яшәүче Анна Ванягинага һәм Яңа Байлар авылында...
-
Тырышларга эш карышмый
Ерактагы басуга уракчылар янына барышлый "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Зөфәр Фәрвәй улы берьеллык үлән уручы "КСК-100" комбайны эшен карады. Сыйфаты әйбәт, басу чиста, бер бөртек үлән коелган урын күрмәссең.