17 гыйнвар 2015 яңалыклары
-
Иртәгә – «Һөнәр – кулдагы алтын беләзек” бәйгесендә тавыш бирүнең соңгы көне
Тукай районында яшәүче осталар арасында үткәрелгән «Һөнәр - кулдагы алтын беләзек" бәйгесендә катнашучыларның исенә төшерәбез, 19 гыйнвар көнне бу чарага йомгак ясаячакбыз. Сайтка кереп караучыларның кемгә күбрәк игътибар биргәне саннардан(просмотрдан) күренә. Ә алар, һәр останыкы диярлек, көн саен үзгәреп тора. Әле бер кеше алга чыга, әле икенчесе. Димәк тавыш бирүчеләр...
-
«Алдыма куйган максатларыма ирешермен дип ышанам», – ди Алия Шәйхразиева
Мин районыбызда яшәгән һәм яраткан шөгыльләренә тугры калып, максатларына кыю баручы кешеләрне очраткач, үземне хәзинәгә тап булгандай хис итәм. Шундый танышларым арасында яшьләр булса, бигрәк тә күңелле. Ни өчен дигәндә, алар безнең киләчәгебез - янып-дәртләнеп яшәүне хуп күрәләр, якты уй-хыяллар, матур планнар кора беләләр. Мәләкәс авылында талантлы кыз Алия Шәйхразиева...
-
Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белү мөһим
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 611е тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең 236сы (41,8 процент) җәяүле балалар катнашында булган. Гадәттәгечә, җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре мәктәпләрдә каникуллар чорында...
-
Нурми Шәрипов истәлегенә чаңгы ярышлары үтте
Яңа поселогында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында Советлар Союзы Герое Нурми Шәрипов истәлегенә багышлап, чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге һәм чемпионат үтте. Район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, ярышларда район мәктәпләреннән барлыгы 16 команда һәм 7 авыл җирлегеннән 70кә якын спортчы көч сынашты. Мәктәпләр арасында иң-иңнәр...