Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юл йөрү кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек белү мөһим

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 елның 11 аенда Татарстан юлларында балалар катнашында 564 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 14 баланың гомере өзелгән, 611е тән җәрәхәтләре алган. Һәлакәтләрнең 236сы (41,8 процент) җәяүле балалар катнашында булган. Гадәттәгечә, җәяүле балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре мәктәпләрдә каникуллар чорында...

Шул уңайдан балаларның кышкы яллары чорында «Кышкы каникул» дип исемләнгән профилактик чара барышында районыбыз авыллары китапханәләрендә, мәктәпләрдә юл йөрү куркынычсызлыгын пропагандалау дәресләре, әңгәмәләр, викториналар, брейн-ринг, презентация, һ.б. төрле чаралар үткәрелде. Анда балалар һәм яшүсмерләр юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыттылар. Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга кирәклекне, сәнгатьле сөйләм телен, артистлык сәләтләрен үстерү максатларын күздә тотып үткәрелде әлеге кызыклы уеннар. Бигрәк тә Теләнче Тамак авылы китапханәсендә узган «Йомры икмәк маҗаралары» исемле театральләштерелгән чарада юлларның торышы, балалар һәм яшүсмерләр күпләп җыела торган урыннарда транспорт чараларының хәрәкәте, аларның туктап тору урыннары, җәяүлеләрнең юлны аркылы кисеп чыгу тәртибе, урамнарда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре игътибар үзәгендә булды. Тәрәзә төбеннән тәгәрәп төшеп киткән йомры икмәкнең юл һәм урамда йөргәндә төрле маҗараларга очрап, аннан чыгу юлларын балалар бергәләшеп эзләделәр, дип хәбәр итте район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының баш библиографы Гүзәл Закирова.

Моны белү зыян итмәс

! Туктап торучы машина шулай ук хәвеф чыганагы. Ул зур тизлектә килгән икенче автомобильне «күрсәтмәскә» мөмкин. Шуңа күрә туктап торучы машиналар арасыннан юлга чыгарга ярамый!
! Тукталышта торган автобусны алдыннан да, артыннан да узу куркыныч. Чөнки автобус машиналар хәрәкәтен каплап тора. Никадәр ашыксаң да, мондый вакытта җир асты юлы аша, я булмаса якындагы җәяүлеләр юлыннан чыгарга киңәш ителә.
! Акрын килгән машинага карап алданма! Кызуырак килгән икенче автомобильне күрми калуың бар һәм хәтта светофорда да уяулыкны югалту дөрес түгел. Туктыйм дигәндә генә машинаның тормозы «тотмый» башларга да мөмкин.
! Без хәзер урамда плеердан музыка тыңлап йөрергә яратабыз. Әмма юл аша чыкканда бу катгый тыела. Чөнки җыр машина тавышын ишетергә комачаулый.
! Шофер мине күрә, үткәреп җибәрер әле, дип уйлаучылар да ялгыша. Юлга килеп җиткәч, һичшиксез, туктарга һәм хәрәкәткә тагын бер кат игътибар итәргә кирәк. Беренче карашка буш кебек тоелган урамда да безне хәвеф сагаларга мөмкин. Шуның өчен игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл йөрү кагыйдәләре