16 июнь 2013 яңалыклары
-
Граффити ясау буенча көч сынаштылар
«Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә «Мин галәмдә» дип исемләнгән иҗади бәйге үтте. Ул Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне уңаеннан граффити стилендә рәсем ясарга яратучы яшүсмерләр арасында уздырылды. Бәйгедә Мәләкәс авылы җирлегенең төрле авылларында яшәүче балалар катнашты. Яшүсмерләр кирпеч диварга бик матур итеп рәсемнәр ясадылар. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
-
“Кояшкай”да – рус теле көне
Мәләкәс мәктәбендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне уңаеннан, рус теле көне булып үтте. Бәйрәм кысаларында язучының китап күргәзмәсе оештырылды һәм балалар иҗат иткән стена газеталары тәкъдим ителде.
-
Бәтке кечкенәләре Ижауда экскурсиядә булды
Бәтке авылының V сыйныф укучылары укытучылары Т. Косачева һәм ата-аналар белән берлектә Ижауга экскурсиягә барды. Балалар М.Т. Калашников музеен, Изге Михаил чиркәвен карады, яр буе урамы буйлап йөрде. Бөтен кеше экскурсиядән канәгать калды.