Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кояшкай”да – рус теле көне

Мәләкәс мәктәбендә бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көне уңаеннан, рус теле көне булып үтте. Бәйрәм кысаларында язучының китап күргәзмәсе оештырылды һәм балалар иҗат иткән стена газеталары тәкъдим ителде.

"Кояшкай" мәктәп яны лагеренда рус теле һәм әдәбияты укытучылары Г. Борисова белән И. Кузнецова төрле кызыклы чаралар оештырды. Балаларга "Пушкин тормышы һәм иҗаты" дип аталган презентация күрсәтелде, шагыйрь әкиятләре буенча викторина үткәрелде. Кечкенә сыйныфларга мультфильмнар кызыклы булса, зурраклар "А. С. Пушкин. Соңгы дуэль" фильмын карады. Моннан тыш, шигырь уку һәм рәсемнәр бәйгеләре дә узды. Балалар рәхәтләнеп "Буян утравына сәяхәт" дип исемләнгән күмәк уенда да катнашты. Барча кеше бу көнне дипломнар белән бүләкләнде, призлар отты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хђбђрлђр