15 май 2012 яңалыклары
-
Игелек һәм шәфкать бәйгесе
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашындагы район фестивале елдан-ел күбрәк балаларның сәләтләрен, иҗади мөмкинлекләрен ача. Бу юлы да район социаль яклау идарәсе оештырган әлеге бәйге төрле авыллардан килгән 50дән артык балага чын иҗат рухы, күңел күтәренкелеге, ә, иң мөһиме, яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген бүләк итте.
-
Йөгерделәр
Җиңүнең 67 еллыгына багышлап Яр Чаллының Мәдәният паркында үткәрелгән җиңел атлетика ярышында районнан 58 спортчы катнашты. Командалар арасында Круглое Поле мәктәбе җиңүче булды. Кызлар арасыннан Елена Утяшова (Борды), егетләр арасыннан Зиннур Наилев (Круглое Поле), хатын-кызлар арасыннан Рәмзилә Шакирова (Күзкәй), ир-атлар арасыннан Артур Хөсәенов (Мәләкәс) беренче урыннарны алды.
-
Яңа Бүләктә – республика фестивале
23 май көнне 10.00 сәгатьтә Яңа Бүләк авыл җирлегендә фольклор коллективларының "Халык моңы - Илһам" дип аталган республика фестивале үтә, шулай ук агачтан ясалган кул эшләре күргәзмәсе оештырыла.
-
Өч ятим фатирлы булачак
Хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә район башлыгы Васил Хаҗиев ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган өч балага торак алуга субсидия бирү турында сертификат тапшырды. Узган ике елда мондый субсидия һәр елны берәр балага гына бирелгән иде, быел исә өч баланың шундый бәхеткә ирешүе район өчен шатлыклы вакыйга. Район опека һәм попечительлек...
-
Бүләккә – район газетасы
Комсомолец авыл җирлеге буенча район советы депутаты, район электр челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Алмаз Дәүләтшин шушы җирлектә яшәүче 40 кешегә - инвалидларга, ятимнәргә бүләк итеп 2012 елның икенче яртысына район газетасына яздырды.
-
Чәчү төгәлләнү алдында
Язгы чәчүдә гадәти агрегатлар белән бергә катлаулы, берничә операцияне берьюлы башкара торган комплекслар эшли. Алар районда 13 данә. "Кузбасс", "Амазоне", "Хорш" һәм башкалар. Бөтен чәчү мәйданының яртысын шушы агрегатлар башкара. Аларның җитештерүчән, тиз һәм сыйфатлы эшләвен белгечләр мактап телгә алалар.