Чәчү төгәлләнү алдында
Язгы чәчүдә гадәти агрегатлар белән бергә катлаулы, берничә операцияне берьюлы башкара торган комплекслар эшли. Алар районда 13 данә. "Кузбасс", "Амазоне", "Хорш" һәм башкалар. Бөтен чәчү мәйданының яртысын шушы агрегатлар башкара. Аларның җитештерүчән, тиз һәм сыйфатлы эшләвен белгечләр мактап телгә алалар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Галимҗан Шәйморатов белән 10 майда "Тукай азык-төлек корпорациясе"нең "Хорш" чәчү комплексы эшчәнлеге белән танышып кайттык.
Без "Ромашка" бакчачылык ширкәте янында Бордыбаш авылының 92 гектарлы арпа басуында. Чәчүче егетләр төшке ашны ашап алганнан соң, эшкә кузгалырга торган чакка туры килдек. Орлык ташучы шоферлар Мәхмүт Сафиуллин белән Иван Зайцев комплекс бункерын орлык һәм ашлама белән тутырган арада, бер үк вакытта "Хорш" җитәкчесе дә, әлеге чәчү комплексы составындагы "Нью-Холланд" тракторчысы да Рәис Хөснетдинов белән әңгәмә корам. Рәис тәҗрибәле механизатор, 1989 елны Түбән Суыксу урта мәктәбен тәмамлагач, төрле маркадагы тракторлар белән җир сөргән, чәчү чәчкән. 2007 елны хуҗалык җитәкчесе тәкъдиме белән махсус курсларда укып, "Нью-Холланд" тракторына утырган һәм "Хорш" чәчү комплексын үзләштергән. Шул чордан бирле әлеге катлаулы агрегат белән идарә итә. "Безнең игенче остазыбыз, академигыбыз", дип мактыйлар аны хезмәттәшләре. Чыннан да, элек чәчүгә унлап кеше һәм техника җәлеп ителгән эшне бүген Рәис Хөснетдинов чәчү комплексы ярдәмендә берүзе үзе башкара. Ул басуда "Хорш" берьюлы үти торган эшләрне бармагын бөгә-бөгә санап күрсәтте: җирне йомшартып культивацияли, орлыкны буразнага сала, ашлама кертә, катоклый. Элек боларның һәркайсын механизаторлар махсус агрегатлар һәм өстәмә эшчеләр белән эшләсә, бүген бер механизатор үзенең алмашчысы һәм ике шофер белән өлгереп баралар. 4 тонна орлыкны бункерга тутыру 7 минуттан артмый. Ашлама өчен дә шул чама. Комплекс 12 метр киңлектә, орлыкны 2 сантиметр тирәнлектә, астына ашлама салып күмдереп бара. Гектарына 120 кг исәбеннән катлаулы ашлама кертелә. Бу эшне Рәис Хөснетдиновның алмашчысы механизатор Ришат Гыйльметдинов зур осталык белән башкара. Хуҗалыкның баш агрономы Зөфәр Гайфетдинов даими чәчүчеләр янында, орлык күмдерүнең, җирне эшкәртүнең сыйфатын тикшерә, киңәшләрен бирә. Комплекс эшеннән канәгать булуын әйтте. Әлеге техника белән чәчүне иртәнге сәгать 5тән, 23 сәгатькә кадәр дәвам иткәннәр. Механизаторлар вакытның кадерен беләләр. Шуңа күрә комплекс югары җитештерүчәнлеккә ирешә дә, көнгә 110 ар гектар чәчү чәчә. Баш агроном хуҗалыкта 100 гектар борчак, 800 гектар арпа, 300 гектар азык кушылмасының - барлыгы 1200 гектар сабан культураларының "Хорш" комплексы белән чәчелүен әйтте. Бу барлык мәйданның күпчелек өлешен тәшкил итә.
"Хорш" комплексы басу түренә кузгалып киткәндә, чәчүчеләр янына "Тукай азык-төлек корпорациясе" җитәкчесе Мөсанниф Ханов килеп чыкты. "Егетләребез булдыра. Бүген-иртәгә бөртекле культуралар чәчүнең соңгы гектарларын тәмамлыйбыз да, күршебез "Кама" агрофирмасына чәчүгә булышырга барабыз", - диде. Әйе, авыр чакта бер-береңә ярдәм итү - бик игелекле гамәл. Бигрәк тә җитештерүчән эшләүче "Хорш" чәчү комплексы белән.
15 майга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, күп кенә хуҗалыклар "Кама" агрофирмасыннан һәм "Камская Нива"дан тыш чәчүне төгәлләделәр. Агрегатлар соңгы культуралар - кукуруз һәм рапс чәчүгә, бәрәңге утыртуга керештеләр. "Чаллы яшелчәсе"ндә кукуруз чәчү һәм "икенче икмәк" утырту, "Ярыш" хуҗалыгында - рапс чәчү һәм "Шилнә" кооператив хуҗалыгында - бәрәңге утырту оешкан төстә дәвам итә. Шул ук вакытта терлек азыгы культуралары чәчүгә дә зур игътибар бирелә. Терлек азыгы өчен берьеллык үләннәр чәчү планы район буенча 73 процентка үтәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев