14 ноябрь 2017 яңалыклары
-
ЛИМОН ПИРОГЫ (РЕЦЕПТ)
Сезнең игътибарга өч лимоннан пирог рецептын тәкъдим итәм. Әчкелтем, әмма тәмле булачак. Камыр өчен: 3 йомырка, 300 грамм атланмай, 3 аш кашыгы кибет каймагы, 1 стакан шикәр комы, 5 стакан он, 3 бал кашыгы көпшәкләндергеч. Эчлек өчен: юка кабыклы 3 лимон, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы крахмал. Эш...
-
Тукайлылар «Минута Славы» бәйгесендә катнашты
Казан шәһәрендә «Минута Славы» I Республика бәйгесе узды. Талант һәм осталык конкурсында Тукай районының Бәтке авылыннан Милена Лавренова, Азалия Сибгатуллина, Елизавета Григорьева катнашты. Апрель ае ахырында Тукай районында узган «Яңа дулкын» бәйгесендә катнашып, Милена Гран-при бүләгенә лаек булган иде. «Минута Славы» конкурсында Милена рус фольклор әсәрен башкарды. Елизавета белән Азалия...
-
Тукай районында биредә кышлаучы кошларны салкыннарга әзерли башладылар
Новотроицкое авылында канатлы дусларыбыз - кошларны кышкы салкыннар бүгеннән үк әзерли башладылар. "Кайгыртучанлык белән эшләнгән" Бөтенроссия акциясе кысаларында мәктәпнең 1 нче һәм 7 нче сыйныф укучылары җимлекләр әзерләде. Кошларның матур итеп чырылдавы, сайравыннан башка безнең тормышыбызда табигый матурлыкны күрә белү югалыр иде. Көндәлеек мәшәкатьләр ыгы-зыгысында шуларның чыр килүләре ишетү җанга...
-
МИХАИЛ ЗАДОРНОВ ТАТАРЛАР ҺӘМ ТАТАРСТАН ТУРЫНДА: БИРЕДӘ ПӨХТӘ ҺӘМ ЭШЧӘН ХАЛЫК ЯШИ
Танылган сатирик, драматург, актер Михаил Задорнов вафат булды. Үткен телле сатирик тормыштагы күп кимчелекле якларны тәнкыйть итте. Әмма аның Казан һәм Татарстан турында әйткәннәре һәр татарның күңеленә хуш килерлек. "Хәзер шуны беләм - минем өчен дөньядагы иң матур шәһәр - Казан", - дип язган иде ул. "Интертат" Задорновның Казан турындагы...
-
Тукай районының биш комбайнчысы Президент премиясенә лаек булды
Быел урып-җыю чорында, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы приказы нигезендә, «Татарстан Республикасы агросәнәгать тармагының иң яхшы комбайнчысы» дигән конкурс игълан ителгән иде. Аның кысаларында республикада иң югары күрсәткечләргә ирешкән 200 кешене 100әр мең сум премия белән бүләкләү каралды. Әлеге конкурста район игенчеләре дә катнашты. Шуларның бишесе - «Вилданов» крестьян-фермер...
-
14 ноябрьгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 14 ноябрь көнне, Тукай районында болытлы. Кояшның елмаюын күрү бәхете татымас. Иртәнге якта урыны белән яңгыр, төштән соң инде туктар. Һава температурасы көндез 3 градус җылы, төнлә +2 градус. Җил секундына 3 метрга кадәр. Иртәгә исә нык кына яңгыр, 5 градуска кадәр җылылык вәгъдә итә sinoptik.com сайты фаразлары.