13 сентябрь 2022 яңалыклары
-
“Тоннель” операциясе булачак
16 сентябрьдә иртәнге 6.00 сәгаттән 9.00 га кадәр Тукай районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Иске Җирекле авылы янында «Тоннель» профилактик чара үткәрәләр.
-
Аеклык көненә багышланган акция
Ел саен Россия Федерациясендә 11 сентябрьдә алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәш һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Бу көнне алкоголь куллануның зыяны турында кисәтәләр. Бу традиция узган гасырда ук башланган иде. Акыллы, аек кеше генә уңышлы, бәхетле, нык гаилә кора һәм хөрмәткә ия була ала.
-
Руслан Шәңгәрәев Россия Пенсия Фондының Чаллы бүлеге җитәклиячәк
Россия Пенсия Фондының Чаллы бүлеге җитәкчесе итеп Руслан Шәңгәрәев билгеләнде. Руслан Раифович РПФ системасында 10 елдан артык эшли, тәҗрибәле белгеч.
-
Уаугычтан юл яхшы
Түбән Кама ГЭСы плотинасы аша үтүче күпернең бер ягы ремонтка ябылды. Күпернең бер ягыннан ике юнәлешкә дә үтү оештырылган. Федераль трасса шушыннан үтү сәбәпле биредә көн саен чакырымнарга сузылган “бөке” җыела.
-
Өлкәннәргә ипотека бирә башлаганнар
Банкларның күбесе ипотека алуга хокуклы кешеләрнең яшь чиген арттырган. Алар аны 5 елга – 70-75 яшькә кадәр күтәргән. Бу хакта “Федераль яңалыклар агентлыгы” яза.
-
Иң кулай көн кайчан икәнлеген әйткәннәр
РУДН икътисади факультеты доценты Лариса Сорокина эштән китәргә теләгән Россия пенсионерларына моны айның соңгы көнендә эшләү яхшырак, чөнки картлык буенча түләүләр тизрәк индексацияләнәчәк, дип белдерде. Сорокина сүзләренчә, эштән айның беренче көннәрендә киткәндә, эш бирүче бер ай тулысынча эшләнгән дип исәпләячәк, димәк, пенсия индексацияләнмәячәк. Шуңа да пенсиягә китү өчен иң яхшы көн дип ул айның соңгы көнен атаган.
-
Укуларның яңа агымы башлана
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексын цифрлаштыру стратегиясе кысаларында Агробизнесны автоматлаштыруга ярдәм итүнең комплекслы программасы уңышлы тормышка ашырыла.