Аеклык көненә багышланган акция
Ел саен Россия Федерациясендә 11 сентябрьдә алкогольгә бәйлелеккә каршы көрәш һәм аек яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан Бөтенроссия аеклык көне үткәрелә. Бу көнне алкоголь куллануның зыяны турында кисәтәләр. Бу традиция узган гасырда ук башланган иде. Акыллы, аек кеше генә уңышлы, бәхетле, нык гаилә кора һәм хөрмәткә ия була ала.
2022 елның 11 сентябрендә, Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клубы әгъзалары белән бергә Татарстан бистәсе үзәгендә «Аек яшә!» чарасын уздырдылар. Акцияне оештыручылар «Аек гаилә – балалар өчен бәхет» буклетын тараттылар, «Мин аек тормышны сайлыйм», «Аек Россия», «Аек яшәү яхшы», "Аек гаилә-көчле держава» һәм башка аек яшәү рәвешен пропагандалауны чагылдырган плакатлар белән чыктылар. Яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү,-халык арасында тискәре социаль күренешләрне кисәтү дә чараның алга куйган бер бурычы иде. Социаль ятимлекнең төп сәбәбе – алкоголизм. Акциядә катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырдылар.
Алкоголь эчүдән баш тартып, без милләтне сәламәтрәк һәм көчлерәк итә алабыз! Саулыгыгызны саклагыз, алкоголь эчүдән баш тартыгыз!
Тамара Тузеева,
Кенәз мәдәният йорты директоры
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев