11 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Тукай районы Иске Абдул авыл җирлеге Советы депутаты сайланды
Сентябрь аеның икенче якшәмбесендә уза торган Россиякүләм бердәм сайлау көнендә - 10 сентябрьдә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының 5 нче округы буенча өченче чакырылыш Иске Абдул авыл җирлеге Советы депутатын сайлау узды. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьева хәбәр иткәнчә, сайлауда барлык тавыш бирүчеләрнең 90,72 проценты катнашкан һәм, 97,73 процент...
-
«Көзге муллык»: 3 нче конкурсант Лилия Минһаҗева
Тукай районы Иске Абдул авылыннан Лилия Минһаҗева гадилектән дә матурлык тудырырга тырыша. Һәм бакчаларында менә шушындый үзенчәлекле алмалар үстергән - аларга лалә чәчәге сурәтләнгән. «Кибет киштәләрендә төрле язулар язылган җиләк-җимешләргә юлыккан бар иде. Үз бакчабызда да шундый уңыш үстереп карау теләге уянды. Нәтиҗәсе белән газета укучылар белән дә уртаклашам
-
АЛЬБЕРТ ИСМАИЛ: “ТАТАР ТЕЛЕ ЯШИ. ҖӘННӘТТӘ ДӘ, БӘЛКИ, КЕМДЕР ҖӘҺӘННӘМДӘ ДӘ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕП ЙӨРЕР”
Музыкант, автор-башкаручы Альберт Исмаил татар милли хәрәкәтенең актив вәкиле, күп телләр белүче зыялы шәхес. Иҗатында сәяси, социаль проблемалар күтәрә, татар музыкасының алдынгы стильләрен таныту юнәлешендә эшли. Күп очракта үз карашын протест аша белдерә. Мәсәлән, "Интертат" электрон газетасына биргән интервьюсында Альберт Исмаил татар моңлы итеп җырларга тиеш дигән фикер белән килешмәвен...
-
«Көзге муллык»:2 нче конкурсант Азат Әскәров
Тукай районы Калмаш авылыннан Азат Әскәров бакчасында гаять үзенчәлекле бәрәңге үскән. Рәсемнән күренгәнчә, ул авызын зур итеп ачкан динозаврга охшаган. Шуңа күрә динозаврларны үлеп беткән дигән сүзләр дөрес түгел булып чыга. Вакыт-вакыт алар бәрәңге бакчаларыннан килеп чыгалар. Бу юлы динозаврлар бакчачылыкта ялкаулыкны бер дә яратмаган Азат абый Әскәровны сайлаган.
-
Бүгенгә Тукай районында һава торышы
Бүген, 11 сентябрь көнне, Тукай районында кояш болыт артыннан бик сирәк елмаер. Көн дәвамында яңгыр явуы көтелми, бары кичкә таба пыскак яңгыр вәгъдә итә sinoptik.com сайты. Һава температурасы көндез 10 градус җылы, төнлә +6 градус. Иртәгә яңгырлы, +17. Чәршәмбе көнне явым-төшемсез, 20 градус җылы.